Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 апрель 2020, 18:00

Пенсия таратучы почтальон ничек киенергә тиеш?

Бер хат ташучы 500 пенсионер белән очрашырга мөмкин.

Мәгълүм булуынча, коронавирус инфекциясен йоктыру 65 яшьтән өлкән кешеләр өчен аеруча хәвефле.
Коронавирус чорында аларның күбесенә пенсияләрне почтальоннар алып килә. Пенсияне алып килүче өлкән кешеләр өчен хәвеф чыганагы булмаска тиеш, дип әйтелде коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча оператив киңәшмәдә.
“Без бу мәсьәлә буенча киңәшмә үткәрдек һәм пенсионерлар белән аралашучыларның барысы да, тәү чиратта почта хезмәткәрләре махсус костюмда булырга тиеш дип килештек”, – диде Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры Андрей Назаров.
Әмма чынлыкта почтальоннар маскасыз, эшкәртү һәм саклау чараларсыз йөри. Ә бит бер почтальон 500 пенсионер белән эшли.
“Саклану чаралары булмаса, нәтиҗәсе бик аянычлы тәмамланырга мөмкин, – дип кисәтте Андрей Назаров. – Безнең төп бурыч – республика халкын кайгырту, һәм монда без алдан күреп эш итәргә тиешбез”.
Читайте нас: