Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель 2020, 12:05

Сугыш сугыш белән, ә төшке аш – үз вакытында

Илшат Фазрахманов: "Дөньяда ни барса да, кыр эшләре башкарылырга тиеш".

Иген үстерүчеләр өчен иң кызу чор башланып тора.
Республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов әйтүенчә, төбәктә коронавируска бәйле чикләүләр кертелүгә карамастан, Башкортстанда язгы кыр эшләре вакытында башкарылачак.
“Дөньяда ни барса да, кыр эшләре башкарылырга тиеш”, – диде ул. Чәчү, 10 апрельдә башланып, 25 май тирәсенә тәмамланыр дип күзаллана.
Әлеге чорны файдаланмасак, без азык-төлексез калачакбыз, дип белдерде министр. “Сугыш сугыш белән, ә төшке аш – үз вакытында: кешеләргә ризык һәрвакыт кирәк”, – диде ул.
Һәм шушы көннәрдә ялан эшләре башланды да инде. 31 мартта Бүздәк районының “Нерал-Бүздәк” хуҗалыгы басуларны дым белән каплатуга төште, дип хәбәр итәләр республиканың авыл хуҗалыгы министрлыгыннан.
Быел төбәктә язгы чәчүне 2 миллион 50 мең гектар мәйданда башкарырга ниятлиләр. Көздән 400 мең гектар тирәсенә уҗым чәчелгән.
Якынча фаразлар буенча, уҗым культураларының 6-8 процентының һәлак булуы ихтимал.
Читайте нас: