Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель 2020, 19:10

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ЗАГСка керергә ярый

Тик әти-әниләрне, дусларны, операторлар һәм фотографларны залга кертмәячәкләр.

Җомга һәм шимбә көннәрендә республиканың ЗАГС бүлекләрендә никахларны теркәячәкләр. Тик тантанага кияү белән кәләш кенә килергә тиеш. Әти-әниләрне, дусларны, операторлар һәм фотографларны залга кертмәячәкләр. Гариза бирүчеләрнең барысына да шалтыратып, бу хакта хәбәр иткәннәр. Күпләре никах көнен соңрак вакытка күчергәннәр. Теге яки бу сәбәпләр аркасында күчерә алмаганнарны барлык таләпләрне дә үтәп теркәячәкләр.
2020 елның 3 апрелендә БР Юстиция эшләре буенча дәүләт комитетының ЗАГС бүлекләрендә 68 никах теркәләчәк (шуларның 38е – Уфада). 4 пар никахларын соңрак вакытка күчергән. Республика буенча иң күп никах Салават шәһәрендә - 7 пар, Октябрьский һәм Ишембай шәһәрләрендә 3әр пар теркәләчәк.
2020 елның 4 апрелендә Башкортстанда 69 никах теркәләчәк (шуларның 42се – Уфа шәһәре буенча). 11 пар никахларын соңрак вакытка күчергән. Шәһәрләр арасында никахларның иң күбе Учалыда – 4 пар теркәлә.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе таралуы сәбәпле, ЗАГС бүлекләре никах теркәүне һәм аерылышуны вакытлыча туктатып тора. Бу эшне соңрак вакытка күчерергә тәкъдим ителә (2020 елның 1 июненнән соң).
Аерым очракларда, никах көнен үзгәртү мөмкин булмаганда, теркәлер өчен кияү белән кәләш кенә килергә тиеш
Читайте нас: