Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель 2020, 12:30

Радий Хәбиров: Һава торышы гына сынатмасын

Республикада язгы кыр эшләре башланды.

“Иртә яз кыр эшләре башлануны ике атнага тизләтте.
Март тәмамланырга өлгермәде, басуларда техника эшкә кереште, – дип язды бүген үзенең социаль челтәрдәге битләрендә республика җитәкчесе Радий Хәбиров. – Дүртөйле, Илеш, Миякә, Чакмагыш һәм Туймазы районнарында уҗымнарны тукландыра башладылар. Бүздәк, Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарында кыйммәтле язгы дым саклансын өчен җирнең өске катламын йомшарталар. 1000 гектар җирне эшкәрткәннәр дә инде”.
Быел төбәктә язгы чәчүне 2 миллион 58 мең гектар мәйданда башкарырга ниятлиләр. Көздән 400 мең гектар тирәсенә уҗым чәчелгән. Якынча фаразлар буенча, уҗым культураларының 6-8 процентының һәлак булуы ихтимал.
“Һәр көн исәптә булган вакыт җитә. Уңышның ничек булачагы безнең эшкә бәйле. Иң мөһиме – һава торышы сынатмасын”, – ди төбәк җитәкчесе.
Читайте нас: