Барлык яңалыклар
Көнүзәк
2 апрель 2020, 23:15

Кемнәрне порталда теркиләр?

Республика халкын эш белән тәэмин итүчеләргә мөрәҗәгать.

Республика халкын эш белән тәэмин итүчеләргә мөрәҗәгать.
БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы җитәкчесе урынбасары Фәнүр Шәйхелисламов коронавирус эпидемиясе чорында туган кризис хәлендә эш белән тәэмин итүчеләргә мөрәҗәгать итте.
Башкортстан эш белән тәэмин итүчеләрдән оператив рәвештә үз хезмәткәрләре турында мәгълүмат бирү сорала. Оешмалар ашыгыч рәвештә “Работа в России” порталында теркәлергә тиеш.
Бүген Башкортстан компанияләренең егерме проценттан артыгы гына анда теркәлгән.
«Хөрмәтле эш белән тәэмин итүчеләр! Кертелгән чикләү алымнарын аңлавыгыз өчен рәхмәт. Сезнең бер өлеш хезмәткәрләрегез читтән торып эшләүгә күчте, бер өлеше эшләп йөри.
«Тулысынча үзизоляция” режимына күчү сәбәпле, бүген хезмәт базарындагы хәлне объектив бәяләү мөһим.
Моның өчен «Работа в России» порталында дистанцион рәвештә, эш белән тәэмин итүчеләрдән күпме хезмәткәр булуы турында мәгълүмат (эштәгеләр, читтән торып эшләүчеләр ) туплана.
Русия Хезмәт министрлыгы оешмаларда эш белән тәэмин итү чараларын планлаштыра. Бу чаралар эш белән тәэмин итүчеләр тарафыннан «Работа в России» порталында теркәлгән мәгълүматларга нигезләнеп гамәлгә ашырылачак.
Республиканың барлык эш белән тәэмин итүчеләренә мөрәҗәгать итеп, хезмәткәрләр турында мәгълүматны шушы портал аша тапшыруыгызны сорыйм.
Мәгълүматны тапшыру буенча тулырак белешмәне Башкортстанның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан белә аласыз.
Читайте нас: