Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 апрель 2020, 17:20

Радий Хәбиров: Кемгәдер ошамаса, гафу итегез

Кичләрен эчеп ятып булмаячак.

Республика территориясендә, шул исәптән сыраханәләр, кафе һәм рестораннарда кичке сәгать 18.00дән иртәнге сәгать 10.00гә кадәр спирты эчемлекләр сату тыела.
Б хакта үзенең Фейсбук битендә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров язып чыкты.
“Спиртлы эчемлекләр артыннан кич чыгу юньлегә китермәячәк. Шул ук вакытта законсыз алкоголь сату белән дә көрәшне көчәйтәчәкбез. Кемгәдер ошамаса, гафу итегез. Тарих барын да үз урынына утыртыр”, —диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе указына ярашлы, тыю 1 апрельдән алып “Югары әзерлек режимы” ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Читайте нас: