Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 март 2020, 13:40

Игътибар! Бүген 20.00 сәгатьтә Башкортстан тулы изоляциягә күчә

Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

“Бездә – Covid-19 вирусы буенча 2 яңа очрак.
Франциядән кайткан студент апасына вирус йоктырган. Шул ук вакытта беренче чирләүче кеше бүген дәваханәдән чыга, аңа башка берни янамый. Калган чирләүчеләр дә үзләрен яхшы хис итәләр, – дип язды Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрдәге битләрендә. – Шуңа карамастан, экспертлар исәпләүләре буенча, без авыручылар саны экспоненциаль рәвештә арта башлавы ихтимал булган бусагага якынлашабыз.
Шуңа бәйле, Русия хөкүмәте киңәшенә ярашлы, бүген 20.00 сәгатьтә Башкортстан Башлыгының республиканың бар халкын тулы үзизоляцияләү кирәклеге турындагы указы үз көченә керә. Бу безгә авыр нәтиҗәләрдән качарга ярдәм итәчәк.
Мин үз сәламәтлегенә җаваплы караган якташларга рәхмәтлемен. Бу хәлләр тизрәк тәмамлансын өчен моннан ары да төптән уйлап эш итәрсез дип ышанам”.
Читайте нас: