Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 март 2020, 15:15

Елгалар боздан арынды

Бәхеткә, ташкын җайлап, бөкеләрсез, хәвеф тудырмый башланды

Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты елгалар ачылуы һәм су дәрәҗәсенең үзгәреп торуы турында кисәтә.
Республика елгалары кышкы йокыдан уянды - Агыйдел һәм Урал елгаларының җайлап боз катламыннан ачылуы күзәтелә, башка күпчелек елгаларда да әле боз китә.
“Март азагына Агыйдел һәм Уфа елгаларында боз калынлыгы 20см.дан 40 см чикләрендә үзгәреп торды. Бу - нормадан 20-50 см.га түбәнрәк дигән сүз. Павловка сусаклагачында ташкын аркасында барлыкка килгән чокырлар, ярга ябышып каткан боз катламнары күзәтелә. Урал елгасы бассейнында боз калынлыгы 10-70 см тәшкил итә”, - дип хәбәр итәләр ведосмтво хезмәткәрләре.
Башка дала елгалары – Үсән, Базы, Мәләвез, Өршәк, Танып, Сәләвек 30 мартка боздан тулысынча арындылар. Быел елгалар “бөке”ләрсез, җайлап – уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 13-15 көнгә иртәрәк ачылды.
Чәрмәсән елгасында су дәрәҗәсенең артуы тәүлегенә 190 см.га кадәр күзәтелгән. Гомум күтәрелү - 195 см. Елга ярларыннан чыкмаган.
Таулы елгалар – Сим, Иәҗәр, Әйдә дә боз кузгалды.
Республика буенча елгаларда су дәрәҗәсе тәүлегенә -48 см.дан алып +15 см.га кадәр үзгәреп торган. 30 мартка ташкын буенча хәлләр тотрыклы, республика территориясендә гидрология буенча куркыныч күренешләр күзәтелми.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: