Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 март 2020, 15:45

Радий Хәбиров: “Бернинди штрафлар, пенялар, суд исклары булмасын. Вакыты ул түгел”

Беркемгә дә җиңел түгел, әмма бу чорны бергә үткәрик, диде ул

Коронавирус вакытында Башкортстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча штрафлар һәм пенялардан азат итү планлаштырыла, дигән сүз булды республика хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә.
Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм Сәнәгать, энергетика министрлыкларына, изоляция буенча каникуллар беткәннән соң, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән очрашырга кушылды. Сүз халыкны коммуналь хезмәтләр һәм энергоресурслардан өзмәү, коронавирус белән бәйле хәлләр җайга салынганга кадәр коммуналь түләүләр буенча пеня һәм штрафлар салмау буенча мәсьәләне хәл итү турында бара.
“Әйдәгез, баштан ук килешеп куябыз. Мөмкин булган барлык штрафларны һәм пеняларны бу чорга юкка чыгарабыз. Бернинди штрафлар һәм пенялар! Вакыты ул түгел. Түләү бурычын беркем дә юкка чыгармый. Алай гына да түгел, гражданнар түләсеннәр, әмма ассызыклап әйтәм: бернинди штрафлар һәм пенялар булмаска тиеш”, - дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Бу чара республика халкына кагыла. Юридик шәхесләргә килгәндә исә, түләүләр буенча “отсрочка” бирү күз уңында тотыла, дип белдерде беренче вице-премьер Андрей Назаров.
Радий Хәбиров киңәшмәдә ресурслар белән тәэмин итүче компания вәкилләренә болай диде: “Мин аңлап торам, икътисадка да, сезгә дә җиңел түгел. Ләкин, әйдәгез, бу юлны бергә үтәбез. Без контактка әзербез. Сезнең мөрәҗәгатьләрне игътибарсыз калдырмыйбыз. Ләкин әлеге вакытта кешеләр һәм бизнес өчен бу хәлне мөмкин булганча җиңеләйтергә кирәк. Соңыннан аңлашырбыз, ә әлегә бернинди штрафлар, пенялар, суд исклары булмасын. Бу чорны бергә үткәрик. Барысы да яхшы булыр”.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: