Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 март 2020, 15:09

Карантинны бозган өчен җәза катгыйландырылды

Русия Хөкүмәте карантинны бозган өчен җаваплылыкны катгыйландыру турындагы төзәтмәләрне хуплады, дип белдерде премьер-министр Михаил Мишустин.

Русия Хөкүмәте карантинны бозган өчен җаваплылыкны катгыйландыру турындагы төзәтмәләрне хуплады, дип белдерде премьер-министр Михаил Мишустин.
"Хәзер безнең төп бурыч - вирус таралуны киметү", - диде ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә.
Административ хокук бозулар турындагы Кодекска кертелгән төзәтмәләр нигезендә, карантин чараларын үтәмәү аркасында, башка кеше зарарланган яки үлгән икән, штраф 150дән 300 мең сумга кадәр, вазыйфалы затлар өчен 300 меңнән 500 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Карантин вакытында, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы гамәлләр өчен, гражданнардан - 15 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, вазифалы затлардан 50 мең сумнан 150 мең сумга кадәр штраф түләтәчәкләр. Юридик затларның уйланмаган гамәлләре кемгәдер үлем китергәне өчен, миллион сумга кадәр штраф каралган.
Читайте нас: