30 мартта Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов төбәкнең икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итү буенча онлайн-брифинг үткәрде. Агросәнәгать комплексына ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, 2020 елда авыл хуҗалыгы товарын җитештерүчеләргә, фермерларга дәүләт ярдәме күрсәтеләчәк.
–Республика бюджетында 2 млрд 371 млн сум күләмендә турыдан ярдәм итү каралган иде, хәзер өстәмә республика бюджетыннан тагын 2 млрд 75 млн сум бүлү турында карар кабул ителде. Ягъни ел азагына кадәр аграрийлар белән 4 млрд 446 млн сумны үзләштерергә тиешбез. Бу 2019 ел белән чагыштырганда 41 процентка күбрәк. Федераль акчалар белән туры ярдәм күләме 9 млрд 612 млн сум тәшкил итә, –дип ассызыклады авыл хуҗалыгы министры.
Республика аграрийларына техника сатып алу өчен Росагролизинг программасы зур ярдәм булачак. Безнең авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләре өчен лимит юк.
–Без лизингка күпме техника сатып алырга телибез, шул кадәрне сатып ала алачакбыз. 2 млрд сумга кадәр заявкалар бирербез дип уйлыйм,–диде ул.
Башкортстанда техника, минираль ашлама һәм нәселле мал сатып алу өчен субсидияләр күләме дә артты. Ел башында исәпләнгән 473 млн сум урынына, республика бюджетына тагын млрд сум өстәлде. Бу акчалар аграрийларның авыл хуҗалыгы техникасын һәм корылмаларын алуга тотылачак.
– Без былтыр алынган техника өчен түләнеп бетмәгән субсидияләрне каплатачакбыз һәм 2020 елның беренче кварталын ябачакбыз, – диде министр.
Шулай ук ул 2020 елда минераль ашлама алуга субсидияләр арту турында сөйләде. Хәзер аларны алу өчен тотылган чыгымнарның 45 проценты урынына, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 75 процент каплатачаклар. Төбәк бюджетыннан дәүләт ярдәме күләме 320 млн урынына 800 млн га кадәр артачак.
Нәселле мал алу өчен субсидия күләме икеләтә артачак. 244 млн сумнан 500 млнга кадәр. Мәсәлән, итле һәм сөтле токым нәсел малларын алу өчен 50дән 60 мең (бер баш өчен) арта.
Бүген республика авыл хуҗалыгы министрлыгы субсидия рәсмиләштерү өчен тиешле документларны кабул итә, – диде вице-премьер. – Без авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләре һәм фермерларның гына түгел, эшкәртүче предприятиеләрнең дә тулы мониторингын алып барабыз. Бездә “Кайнар линия” телефоны: 218-06-00 эш көнендә 7.00дән 20.00 сәгатькә, ял көнне 8.00дән 14.00 сәгатькә кадәр эшли.