Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 март 2020, 18:30

Нинди генә фейклар юк?..

Укы елын да төгәлләп куймакчылар...

Укы елын да төгәлләп куймакчылар...
Коронавируска бәйле шартлар кайбер кешеләргә шундый фантазия иреге бирде, исләрең китәр. Кайберләрен укысаң, чәчләрең үрә торырлык. “Акыллы башлар” 2019-2020 уку елын тәмамлау турында да уйдырмаларны таратып өлгергән.
Әле генә социаль челтәрләрдә Уфа шәһәренә керү һәм чыгу тыела икән, дигән “табадан гына төшкән” хәбәр дә таралып ята. Гаджетларыгызга ул “сызгырып” килеп җитсә, аптырамагыз да, ышанмагыз да. Уку елы турында фейкка җавапны гына урнаштырабыз да, шул хакта сөйләшербез. Бәлки әле үзегез дә кайтавазлар язарсыз, барыбер өйдә ятасыз (дип ышанабыз инде).
Димәк, 2019-2020 нче уку елын төгәлләү турында:
Русия Мәгариф министрлыгы социаль челтәрләрдә таралучы ялган мәгълүматка каршы җавабын “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы җиткерә.
Социаль челтәрләрдә уку елының вакытыннан алда тәмамлануы турында карар кабул ителгән дигән хәбәр ялган, мондый карарлар кабул ителмәде, дип белдерә ведомствоның матбугат хезмәте.
Министрлыкта шулай ук, сораулар туганда рәсми чыганаклардан гына файдаланырга киңәш итәләр.
«Мәгарифка кагылышлы сораулар туганда Министрлыкның рәсми сайтына: edu.gov.ru кереп карагыз. Сайтның төп битендә даими яңартылып торучы бүлек эшли. Килеп туган эпидемиологик шартларда төбәкләрдә мәгариф эшчәнлеге буенча биредә бөтен яңалыклар, мөһим хәбәрләр онлайн режимында куелып бара. Шулай ук Министрлыкның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтлары һәм мәгълүмат чаралары аша таратыла.
Аерым белем учаклары турында мәгълүматны төбәк мәгариф идарәләрендә алып була”, -диелә ведомствоның рәсми сайтында.
Ә сез шуларга ышанып, мәктәп кирәк-яракларын ераккарак алып куймакчы идегезме инде?..
Читайте нас: