Клиентларның почта бүлекчәләренә керүләрен минимальләштерү һәм клиентлар һәм хезмәткәрләр тарафыннан инфекцияләнү ихтималын киметү максатында, киләсе атнада, 30 марттан 1 апрельгә кадәр, Башкортстанның почта бүлекчәләре аерым режимда эшләячәк.
30 марттан 1 апрельгә кадәр Башкортстанның барлык почта бүлекчәләре дә керүчеләр өчен ябылачак. Шул ук вакытта почта җибәрүләрен, пенсияләрне һәм пособиеләрне сортировкалау, ташу һәм китерү гадәти режимда алып барылачак. Пәнҗешәмбе, җомга, 2 һәм 3 апрельдә почта бүлекчәләре бу көннәр өчен билгеләнгән график буенча эшләячәк. Пенсияләр һәм пособиеләр билгеләнгән срокта тапшырылачак.
«Хәзерге вакытта Русия почтасы Русия Федерациясе Хөкүмәте белән берлектә бүлекчәләрдә юлламаларны саклау срокларын 30 көннән 60 көнгә кадәр арттыру мәсьәләсен карый. Бу кешеләр үз өйләрендә инфекция дулкынының кимүен тыныч кына көтә алсын һәм шул вакытта гына бүлекчәгә килсен өчен эшләнде», - дип аңлатты Башкортстан буенча федераль почта хезмәте идарәсе матбугат сәркәтибе Борис Слуцкий.
Русия Федерациясе Хөкүмәте сайтында урнаштырылган аңлату материаллары нигезендә, Русия Почтасы өзлексез эшләүче оешмалар исәбенә керә. Шуңа бәйле рәвештә, компания үз эшен тулысынча туктата алмый. Килеп туган вәзгыятьтә федераль почта операторының төп бурычларыннан берсе-почта хезмәтләренең һәркем өчен ачык булуын тәэмин итү.
Русия почтасы клиентларга компаниянең цифрлы сервисларыннан файдаланырга киңәш итә һәм өйдә кирәкле барлык хезмәтләр күрсәтергә әзер: пенсияләр, социаль пособиеләр, коммуналь түләүләр, посылкалар һәм хатлар җибәрү.