Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 март 2020, 12:03

Кунакларга йөрешербез! Тик... әле түгел!

Тышта яз! Тышта кояш! Рәхәт! Алда тулы бер атна ял көтә! Әмма...Ул атнаның ни өчен ял дип игълан ителүен онытмасагыз иде!

Тышта яз! Тышта кояш! Рәхәт! Алда тулы бер атна ял көтә! Әмма...
Ул атнаның ни өчен ял дип игълан ителүен онытмасагыз иде!
25 мартта халыкка мөрәҗәгате вакытында Владимир Путин 30 марттан 5 апрельгә кадәр ял атнасы игълан итте. Бу бар дөньяны “дер” селкеткән куркыныч чирнең таралуын кисәтү өчен эшләнде. Әмма президентның әлеге карарын тәнкыйтләүчеләр дә бар. Русияләр бу атнаны ял көннәре кебек кабул итеп, кояшлы ямьле көндә өйдә утырасы урында бер-берсенә кунакка йөрер, паркларда ял итәргә чыгар дип борчылалар. Бер ай элек Италиядә шундый ук хата җибәрелгән, анда да эшкә барасы булмагач, халык күңел ачарга керешкән...
Кадерле дуслар! Кеше хатасында өйрәнү гайре табигый хәлдер инде ул... Тик үз хатаң ни кыйммәткә төшәчәгенә мисал булганда, кешенекендә өйрәнергә тырышып карарга кирәктер.
Һичшиксез, кунакларга йөрешербез, Аллаһы боерса! Түгәрәк өстәлләр артында җыелып гөрләшербез! Тик алдагы атнада гына түгел!
Читайте нас: