Солдатларны 1 апрельдән алып 15 июльгә кадәр армиягә чакырачаклар. Армиягә озатыр алдыннан бөтен солдатларны коронавируска тикшерәчәкләр. Чир йоктыруны булдырмас өчен гаскәрләрдә тәүлек әйләнәсенә профилактика чаралары үткәрелә, даими контроль оештырыла, дип ышандыралар республиканың хәрби комиссариатында.