Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2020, 02:25

Мәскәүдә коронавирус белән чирләүче ике кеше үлгән

Хәерлегә генә була күрсен инде.

Мәскәүдә коронавируска тапшырылган анализлары уңай нәтиҗәгә ия ике хатын мәрхүм булган. Бу хакта башкаланың коронавирус белән бәйле хәлләр буенча оператив штабы хәбәр итә.
“Бу 88 һәм 73 яшьләрдәге ике пациентка. Коронавирус инфекциясе диагнозы аларга үлгәнче үк куелган булган. Өстәвенә, аларда пневмония диангозы да расланган, тагы башка хроник авырулары да булган”, — диелә штаб хәбәрендә. Пациентларның үлеменең анык кына сәбәбе әйтелми.
Шулай итеп, Русиядә коронавирус диагнозы куелган пациентлар арасында үлүчеләр дә бар... Хәерлегә генә була күрсен инде.
Үзегезне саклагыз, дуслар!
Читайте нас: