Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2020, 12:40

Коронавирус беткәнче коммуналка өчен түләүдән азат итәргә тәкъдим итәләр

Бу чара вакытлыча булса да халыкның хәлен җиңеләйтер дип өметләнәләр

Илдә коронавирус хәвефе сакланган мәлдә гражданнарның хәлен җиңеләйтү максатыннан төрле тәкъдимнәр кертелә: мәсәлән, ЛДПР вәкиле, Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов коронавирус аркасында карантин чаралары сакланган чорда халыкны коммуналь хезмәтләр өчен түләүдән азат итәргә дигән тәкъдим белән чыккан. Ул тәкъдимен Төзелеш министры Владимир Якушевка юллаган, дип хәбәр итә РИА.
Василий Власов хатында тәкъдимен болай дәлилли: “Кешеләргә, гомум чыгымнардан тыш, йортларында озайлы вакытка калырга туры килгәнлектән, коммуналь хезмәтләр өчен күбрәк түләргә туры килә. Шуның аркасында күпчелек русиялеләрнең финанс иминлегенә зыян килә. Шулай булгач, коммуналь түләүләрдән вакытлыча азат итү катлаулы икътисади хәлдә РФ гражданнарына өлешчә булса да ярдәм итәргә мөмкинлек бирер иде”.
Депутат фикеренчә, мондый чара махсус режим тәмамланганчы гамәлдә булырга тиеш. “Бу инициативаны бәяләп, аны тормышка ашыру мөмкинлеген каравыгызны үтенәм”, - диелә документта.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 11 мартта яңа коронавирус инфекциясе кабынуын пандемия дип игълан итте. Оешманың соңгы мәгълүматлары буенча, дөнъяда 370 меңнән күбрәк кеше коронавирус йоктырган, 16 меңнән күбрәге үлгән.
Русиядә 495 кеше чирләгән, 22се терелгән. 93 меңләп пациент табиблар күзәтүе астында.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: