Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2020, 21:18

Күптән көтелгән отставка

Башкортстан транспорт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗановның үз вазыйфасыннан китүе билгеле булды.

Башкортстан транспорт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗановның үз вазыйфасыннан китүе билгеле булды. Бу хакта журналистлар белән очрашуда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров игълан итте. Республика Хөкүмәтендә кадрлар үзгәрешенең сәбәбе әлегә билгеле түгел. Киләсе атнада комитет җитәкчесенең отставкасын рәсми игълан итәчәкләр.
Тимур Мөхәммәтҗанов 2017 елның июлендә төбәк транспорт комитеты рәисе итеп тәгаенләнгән иде. Әлеге вазыйфага билгеләнгәнче, ул РФ транспорт министрлыгының халыкара оешмалар, транспорт сәясәте һәм төбәкләр белән хезмәттәшлек бүлеге начальнигы булып эшләгән.
Узган ел дәвамында аның эшеннән алыначагы хакында фаразлар йөргән иде инде. Җәмәгать транспортында ныклы тәртип булмау күпләрдә ризасызлык тудыра. Эштән алынуның төп сәбәпләренең берсе, нәкъ шушы булырга мөмкин.
Читайте нас: