Урамнар да бушап калды...
Яңа төр вирус таралу сәбәпле карантин игълан ителгәч тормыш икенчерәк булып китте. Урамнар бушады. Иртән эшкә килгәндә дә, кайтканда хөррият, тыгыннарга очраган юк хәзер.
Бу күп кешеләрнең өйдә утырып кына эшләве рәвешле шулай килеп чыкты. Кая барма – бушлык, ягъни кеше аз. Күңелле дип булмый инде. Этешеп-төртешеп йөрмәгәч, кемнеңдер “тамагы да туймыйдыр” ягъни күңеле булмыйдыр да соң... Тик бер кыенның бер рәхәте әнә шундый.
Бүген инде кибетләрдә кешеләр азык-төлекне кырмыска кебек үз авырлыгыннан сигез тапкыр күбрәк күтәреп ташымый. Алай да сизелә - мая туплаштырып йөриләр.
Зур сәүдә челтәрләренә караган кибетләрдә: “Бөтен төр азык - төлек, кирәк-ярак та җитәрлек” дип искәртеп, кулланучыларны тынычландырып торуны эш тәртибенә кертте.
Шулай, урамнар бушады. Машиналар азрак йөри. Йорт алларында туктап калган машиналар тирәсендә песиләр генә иркенләп чабып уйнап йөри. Аларга карантин тими, иректә иркенләп йөриләр, өсләренә ыжгырып машиналар килми.
Уфа да, башка шәһәрләр дә бераз тын алып, һавалар сафланып калыр кебек.
Җәяүлеләр дә санаулы. Бала-чага, студентларның күңелле ыгы-зыгысы бетеп тора.
Әйе, гөрләп, кайнап торган Уфа өчен бу бик тыныч тормыш рәвеше. Эштә дә чама белән карантин. Шуңа күрше кабинеттан тавыш килсә, сискәндереп җибәрә (монысын бераз арттырдым инде).
Матбугат йортында бераз чикләүләр белән эш дәвам итә. Без дә ял итсәк, мәгълүматны кем җиткерер сезгә, яшәү дәрте кем өстәр?
Гадәти булмаган эш көннәрегез ямьлерәк, җанлырак булсын өчен “Өмет” төркеменә кушылыгыз. Бик фәһемле киңәш бу, дуслар! Анда очрашып, аралышып торырбыз. Кушылыгыз. Укыгыз. Кайтавазлар языгыз.
Әйе, коронавирус безне ниндидер нәтиҗәләр ясарга өйрәтер. Әмма ул тизрәк үтсен дә, тормыш үз агышына кайтсын инде. Кыенрак болай. Ә тормыш тизрәк үз күчәренә кайтсын өчен үзебезне һәм якыннарыбызны сакларга кирәк.
Сакланганны Алла саклар, ди. Сакланыйк!