Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 март 2020, 16:35

Башкортстанда 37 кешегә җәза биреләчәк

Алар коронавируска бәйле үзен үзе изоляцияләү режимын бозган.

Башкортстанда коронавирус буенча үзен үзе изоляцияләү режимын бозган 37 кешегә җәза биреләчәк.
Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Александр Жеребцов хәбәр итте.
Әлеге ведомство хезмәткәрләре иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән бергә чит илләрдән кайтучыларны яшәгән урыннары буенча тикшерә. Якынча мәгълүматлар буенча, чит илдән кайтучыларның 35 проценты үзен үзе изоляцияләү режимын үтәми.
“Безгә бу кешеләргә җәза бирергә кирәк. Әлеге вакытта Дәүләт Думасында карантин режимын бозган өчен җаваплылыкны үтә дә катгыйлатучы закон проекты карала. Ул кабул ителер дип уйлыйм. Ул чакта инде без үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә җавапсыз булган кешеләргә карата куллану өчен өстәмә инструмент алачакбыз. Аңа кадәр инде мин Роспотребнадзордан хокук саклау органнары белән берлектә ныклы аңлату эшләре алып баруларын, кешеләргә мәгълүмат җиткерүләрен сорыйм”.
Әйткәндәй, санитар-эпидемиология кагыйдәләрен бозган өчен 80 мең сумга кадәр штраф карала. Чирле кеше үлем очрагына сәбәпче булса, җинаять җаваплылыгына тарттырыла.
Читайте нас: