Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2020, 02:20

Волонтерлар кая ашыга?

Алар да коронавируска каршы көрәшкә чыкты.

Башкорт дәүләт медицина университеты базасында коронавирус инфекциясен кисәтү буенча волонтер-медиклар штабы эшли.
Штабның төп бурычы – өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикле кешеләргә дарулар һәм азык-төлек сатып алырга һәм өйләренә китерергә ярдәм итү. Моның өчен заявка бирергә кирәк. Мөрәҗәгатьләр 8-800-200-34-11 телефон номеры буенча кабул ителә. Бу – түләүсез номер.
Заявкалар башта Мәскәүдәге үзәк штабка килә, аннары төбәкләргә таратыла. Мондый ярдәмне республиканың өлкән һәм мөмкинлекләре чикле һәр кешесе сорый ала.
Волонтер-медиклар мәгълүмати һәм консультатив ярдәм дә күрсәтә. Коронавируска бәйле сораулар белән штабның “кайнар элемтә” номерына шалтыратырга мөмкин. Номеры – 268-28-88.
Эш вакытында ирекмәннәр хәвефсезлек чараларын саклый. Алар фатир эченә кермиләр, аралашканда 2 метр ераклыкта торырга тырышалар, маскалар һәм антисептиклар кулланалар.
Ирекмәннәрне киемнәреннән танырга була. Алар “Волонтеры-медики” логотиплы чагу кызыл куртка кияләр.
Читайте нас: