Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2020, 20:50

Владимир Путин: 30 марттан алып 5 апрельгә кадәр ял игълан итәм

Ил Башлыгы русиялеләргә мөрәҗәгать итте.

"Алдагы атна эш атнасы булмаячак. 28 март, шимбәдән алып якшәмбе, 5 апрельгә кадәр хезмәт хаклары саклана торган ял көннәре булачак.
Медицина учреждениеләре, аптекалар, банклар, транспорт һәм барлык дәрәҗәдәге власть органнары үз эшләрен гадәттәгечә дәвам итәчәк. Бу озайлы яллар коронавирус таралу тизлеген киметер өчен игълан ителде”, – диде Владимир Путин.


Президент барысын да акыллылык саклап өйдә торырга — кешеләрнең үзләрен һәм аларның якыннарын куркыныч астына куймаска — чакырды.
Читайте нас: