Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2020, 18:31

Тәүлегенә 7 мең маска тегәләр

Гадәттә кара төстәге маскаларга заказ ясыйлар икән.

“Ишембай трикотажы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегә башлаган. Бүгенге көндә монда тәүлегенә 7 мең маска тегәләр. Әгәр аларга сорау тагы да артса, маскалар җитештерүне тәүлегенә 15 мең данәгә кадәр җиткерә алалар.

Йомшак трикотаж маска ике катлы тукымадан тегелгән. Аның белән тын алу бик җиңел, дип ышандыра җитештерүчеләр. Әлегә битлекләрне ике төстә тегәләр: ак һәм кара. Әйткәндәй, күп сәнәгать оешмалары нәкъ кара төстәге битлекләргә заказ ясый икән.
“Мондый битлекләрне юарга, кайнатырга, үтүкләргә һәм дезинфекцияләргә мөмкин. Әмма аларны кию вакыты бер тапкыр кулланыла торган битлекләрне кебек үк – 2-3 сәгать кенә. Киеп йөргәч, битлекне сабынлап юарга, кайнатырга, киптерергә һәм кайнар үтүк белән үтүкләргә кирәк”, — ди тегүче Ольга Синкевичене.

Маскалар җитештерә башлау белән тегү цехында эш режимы үзгәрмәгән. Һәркем үз теләге белән өстәмә түләүгә эш көнен 1,5 сәгатькә озайта яисә ял көнне эшкә чыга ала. Төп заказчиклар — Ишембай һәм күрше шәһәрләр предприятиеләре. Заказлар Мәскәү яны, Кабарды-Балкар һәм илнең башка төбәкләреннән дә килә. Күп тапкыр кулланыла торган битлекнең бәясе — 30 сум. Товар мәҗбүри сыйфат контроле үтә.
Читайте нас в