Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2020, 17:35

Коронавирус йоктыручылар нинди рейс белән кайткан?

Алар Мәскәү аша Башкортстанга очкан.

Әле Башкортстанда дүрт кешенең коронавирус йоктыруы билгеле.
Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының бүгенге брифингында әйтелүенчә, чирләүчеләрнең барысы да инфекцияне чит илдән алып кайткан.
Аларның өчесе Башкортстанга 15 мартта кайтып җиткән. Алар Мәскәүнең Шереметьево аэропорты аша кайткан.
“Туристлар безгә 15 мартта Мәскәү аша 1236 номерлы рейс белән кайтканнар, – диде коронавирус буенча брифингта Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Олег Мәүлетов. – Самолетта якыннан тыгыз аралашу бик аз була. Анда вирус йоктыру ихтималы зур түгел. Ә менә очрашу вакытында кочаклашулар күпкә хәвефле. Чирләүчеләр белән аралашкан кешеләрне ачыкладык. Алар әле тикшерү үтә. Нәтиҗәләре шушы көннәрдә билгеле була”.
Исегезгә төшерәбез, коронавирусның инкубация чоры – 14 көн.
Читайте нас: