Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2020, 00:20

Кемнең кемлеген карап тормый

Лещенко яңа чирне эләктереп өлгергәнме?

Лещенко яңа чирне эләктереп өлгергәнме?
Мәскәү янындагы Коммунарка поселогындагы бу дәваханә хәзер аерым игътибар үзәгендә. Моңарчы гадәти булган клиникага хәзер аерым төр яңа чир йоктыручылар юллана.
РСФСРның халык артисты Лев Лещенконы да хатыны белән шунда салганнар. Бу хакта «Интерфакс»ка артистның концерт директоры Олег Дмитриев белдергән.
Җырчы хатыны белән вирусны кайда йоктырды икән?
Җырчы дәваханәгә хатыны белән үзе киткән. Хәле китеп торуын аңлаган һәм таныш табиблары белән киңәшләшкәч, дәваханәгә барырга булганнар.
Гаилә пары коронавирус белән авырмагае дип, тиешле тикшерүләр башланган. Анализларның нәтиҗәсе өч көннән мәгълүм булачак.
Чир хәтәр нәрсә, кемнең кемлеген карап тормый. Үзең генә караныбрак йөрмәсәң...
Читайте нас: