Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2020, 03:01

Карабодай ярмасын ашарга да язмасын

Ярый да соң бу ярмага карата ажиотаж ясалма булмаса.

Мөгаен, бу сүзләрне заманында карабодайны туйганчы ашап, күрмәс дәрәҗәгә җиткән кеше әйткәндер. А зря, руслар әйтмешли. Гречканың никадәр файдалы икәнен беләбез бит!
Шул уңайдан Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы карабодай чәчү мәйданнарын арттырачак, дип хәбәр итте Илшат Фазрахманов социаль мөһим авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлекне мониторинглау буенча оператив штаб утырышында. “Өч ел карабодай беркемгә кирәкми иде – бүген исә ул барысына да кирәк. Әлеге вакытта без мәйданнарның структурасын яңадан карыйбыз. Алдагы 1,5-2 елда карабодайга кытлык кичермәслек итеп аның чәчү мәйданнарын арттырачакбыз. Моңа өстәп, уҗым арышын да арттырырга ниятлибез, әгәр ул исән-имин кыш чыкса, димәк, бездә товар булачак”, — диде Фазрахманов.
Азык-төлекне халык кырылышып 14-15 март көннәрендә сатып алды. “Предприятиеләргә, ритейлга, товарларны бүлеп озату үзәкләренә оештырылган пресс-турдан соң, журналистлар төбәктәге складларның азык-төлек белән тулы булуын үз күзләре белән күрде, хәлләр тотрыклыланды. Бүгенге көндә ритейлның запаслары — 2 айлык, җитештерүчеләрнең якынча — ярты елга”, — дип сөйләде ул.
Алтай, Башкортстан һәм Орел өлкәсе соңгы 10 елда карабодай җитештерү буенча алдынгы булып килделәр. Республикада карабодайны 80 мең гектардан күбрәк мәйданнарда чәчәләр һәм якынча 80 мең тоннадан артык гречка җыеп алалар.
Читайте нас: