Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2020, 01:40

Башкортстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны артты

Бу хакта беренче вице-премьер Андрей Назаров хәбәр итте.

Башкортстанда коронавирус белән чирләүчеләр саны тагын бер кешегә артты.
Дүртенче кешенең мәкерле вирусны йоктыруы хакында беренче вице-премьер Андрей Назаров үзенең Facebook битендә хәбәр итте.
“Коронавирус белән чирләүчеләрнең хәле тотрыклы. Алар ышанычлы изоляцияләнгән. Авыручыларның соңгы вакытта якыннан аралашкан кешеләре билгеләнде. Коронавирус пандемиясе белән бәйле кабул ителгән барлык нәтиҗәле чаралар да әлегә хәлне кулда тотарга ярдәм итә. Барыгыздан да тынычлык саклавыгызны һәм план буенча эшләвегезне сорыйм” дип язды ул.
Андрей Назаров әйтүенчә, барлык оператив мәгълүмат рәсми сайтларга урнаштырыла. Бүгеннән башлап республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы көн саен брифинглар үткәрә. Алар 14.00 сәгатьтә башлана һәм интернетта трансляцияләнә.
Мәгълүм булуынча, бүген хөкүмәт аэропорт, тимер юл һәм җәмәгать транспортларында контроль чараларын өстәмә көчәйтергә кушты.
Читайте нас: