Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 март 2020, 16:35

Башкортстанда бер бала коронавирус йоктырган

Бу хакта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.

Мәгълүм булуынча, кичә кичтән Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны дүрткә җитүе билгеле булды.
Дүртенче кеше – балигъ булмаган бала. Бу хакта бүгенге брифинга республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
Чирләүчеләрнең барысының да коронавирус инфекциясен чит илдән алып кайтулары ачыкланган. Баштагы хәбәрләр буенча, ир кеше чирне Мәскәүгә эш буенча даими барып йөргәндә йоктырган диелгән иде. Әмма, Максим Забелин әйтүенчә, Роспотребнадзор һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең ныкышмалы тырышлыгы нәтиҗәсендә ирнең дә чит илгә чыгыуы билгеле булды. Пациент соңгы 14 көн эчендә үзенең Европага баруын яшерергә тырышкан.
Әлеге вакытта коронавирус йоктыручыларның барысы да дәваханәләрнең инфекция бүлекләрендә дәвалана. Алар белән бәйләнештә булган кешеләрне ачыклау эшләре дәвам итә. Ачыкланганнары артыннан медицина күзәтүе алып барыла.
25 мартның 13.00 сәгатенә билгеле булуынча, республикада коронавируска шикле 64 кеше дәваханәләргә урнаштырылган, аларның 6сы – балалар.
Читайте нас: