Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2020, 02:29

Олимпиада да күчерелде

Уеннар 24 июльдән алып 9 августка кадәр үтәргә тиеш иде.

Быел җәй Япониянең Токио шәһәрендә узасы Олимпия уеннары алдагы елга күчерелә. Бу хакта Халыкара олимпия комитеты Дик Паунд USA Today басмасына хәбәр итте.

Паунд Уеннарны коронавирус таралу сәбәпле күчерергә карар ителде, диде.
22 мартта Халыкара олимпия комитеты Җәйге уеннарны билгеләнгән срокларда үткәрергә планлаштырыла дигән иде. Комитетта Япониядә коронавирус белән булган хәлләр яхшыра дип исәплгәннәр, күрәсең.

Моңардан соң Канада һәм Австралия җыелма командалары Уеннарда катнашудан баш тартты. Җиңел атлетика федерацияләренең халыкара ассоциациясе башлыгы Себастьян Коу Бахка язган хатында Олимпиаданы билгеләнгән срокларда үткәрү идеясен “тормышка ашырырдай түгел” диде.

Токиода узасы Уеннар 24 июльдән алып 9 августка кадәр дәвам итәргә тиеш иде.
Читайте нас: