Бүген иртән безнең тарафка да күңелсез хәбәр килеп иреште: республикада өч кешедә коронавирус барлыгы ачыкланды.
Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язуынча, Covid19 вирусы йоктыручыларның икесе чит илдән кайткан, берсе эше буена Мәскәүгә еш барып йөрегән.
Бу кешеләр – кемнәр, кемнәр белән тыгыз элемтәдә торганнар, кемнәр белән аралашканнар, кайларда булганнар? Әлеге һәм башка сорауларга җавапларны бүгенге брифингта ишетергә мөмкин булачак.
Коронавирус буенча брифинг бүген, ягъни 24 мартта 14.00 сәгатьтә башлана.