Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2020, 17:00

Коронавирус йоктырган Башкортстан кешеләре турында яңа фактлар билгеле

Ир кеше баштагы мәлдә амбулатор дәваланган һәм госпитализациядән баш тарткан.

Яңа коронавирус инфекциясе табылган өч кеше әлеге вакытта Уфаның шәһәр инфекция дәваханәсендә махсус боксларда дәваланалар.
Төбәкнең сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, алар өчен барлык шартлар да булдырылган. Пациентларның хәле тотрыклы дип бәяләнә.
Роспотребнадзорның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Нәсимә Кучимова пациентлар хакында тулырак мәгълүмат бирде. Коронавирус ачыкланган кешеләрнең икесе – Дүртөйледә яшәүче 50 яшьлек ханым һәм аның кызы. Алар 8 марттан Европа буенча турда булганнар һәм 14 мартта кайтканнар, Шереметьево аша очканнар. Өченче пациент – 1951 елгы, эш буенча даими Мәскәүгә йөргән.
“Башта ир амбулатор дәваланган һәм госпитализациядән баш тарткан. Өченче тест-тикшерүдән соң диагноз расланган”, – диде Роспотребнадзорның республика буенча вәкиле.
Коронавирус белән чирләүчеләрнең кемнәр белән аралашуы властьларга билгеле. Әле бар контактлар да тикшерелә.
Читайте нас: