Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2020, 12:40

Коронавирус безгә дә килеп җитте...

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар теркәлгән.

Башкортстанда коронавирус белән авыручылар теркәлгән.
Төбәк башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә республикада коронавирус инфекциясен йоктыручылар ачыклануы турында хәбәр итә.
Covid19 вирусы эләктерүчеләрнең икесе чит илдән кайткан, берсе эше буена Мәскәүгә еш барып йөрүче кеше.
Хәбиров белдерүенчә, алар барысы да изоляцияләнгән. Алар аралашкан мохиттә тиешле регламентлар буенча тикшерү эшләре бара.
“Бу факт хәвефнең чынбарлыкта булуы турында сөйли. Хәвефсезлек чараларын күрегез. Чит илләрдән кайтучылар карантинга мотлак китәргә тиеш, чөнки таләпләрне үтәмәүчеләр закон тарафыннан җаваплылыкка тарттырыла.
Бездә ресурслар бар, процесслар белән дә идарә итә беләбез.
Кагыйдәләрне үтәгез, шул вакытта ахыр нәтиҗәләре куркыныч булмас”,- дип язды Республика Башлыгы.
Читайте нас