Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2020, 14:25

Дөньяда аклык хакимлек итә

Бүген бездә кар яуды.

Бүген бездә кар яуды.
24 мартка каршы төндә Уфада матур итеп ак кар явып үтте. Йомшак ак кар безнең карашларны иркәләр өчен тырышкандыр. Бөтен дөнья мамыкка төренгәндәй иде.
Бу матурлык артында хәвеф тә яшеренгән. Җәяүле сукмакларында, йорт алды юлларында бозлавык иде.
Уфа шәһәре мэрисендә хәбәр итүләренчә, коммуналь хезмәтләр шәһәр урамнарын тәртипкә китерү өчен оператив кузгалган. Төнге сменада 300 дән артык берәмлек техника эшләгән.
Юлларда аңлашылмаган, катлаулы хәлләр туса, 7 (347) 235-48-00 яки +7 (347) 251-38-11 номерларына шалтыратырга тәкъдим итәләр.
Ә иртәгә көннең җылытуы, яңгыр явуы, тагын бозлавык хасил булуы көтелә.
Читайте нас: