Башкортстанга кайткан һәркемне бушлай COVID-19 инфекциясенә тикшерәчәкләр.
Бу хакта 23 мартта үткән брифингта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Башлыча болар авиатранспорт пассажирлары, дип билгеләде министр. Төбәктә яңа вирус белән эшләүгә рөхсәт алган берничә яңа лаборатория үз эшен башлады. Бу республика клиник дәваханәсе, СПИД Үзәге, Уфаның 22 санлы клиник дәваханәсе, Стәрлетамак һәм Нефтекама хастаханәләрендәге лабораторияләр.
Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, Русиядә узган тәүлектә 71 кеше коронавирус йоктырган, барлык очраклар да Мәскәүдә теркәлгән. Бу кешеләр соңгы ике атнада барысы да коронавирус инфекциясе буенча тотрыксыз дип исәпләнгән илләрдә булып кайткан. Русиялеләр арасында авыру йоктыручыларның гомум саны 438гә җитте. Бүгенге көндә 17 пациент савыккан. Үлем очраклары теркәлмәгән. Вирусны йоктыру буенча Мәскәү беренче урында килә, аннан кала —Мәскәү яны, өченче урында — Санкт-Петербург. Барлыгы 48 төбәктә коронавирус белән авырыйлар.
Русия Хөкүмәте кичә ким дигәндә 5,7 мең ясалма сулыш аппаратлары сатып алу өчен 7,5 миллиард сум акча бүлде.