Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2020, 23:13

Беренче урында - медицина

Русиялеләр яңа Конституциягә беренче чиратта нәрсәләрне кертергә кирәк дип саный?

Русиялеләр яңа Конституциягә беренче чиратта медицина хезмәтләндерүен контрольда тотуны, балаларны социаль яклау, илнең уникаль табигатен саклау, социаль һәм пенсия индексацияләнгән түләүләрнең гарантиясен кертергә кирәк дип саный.
Сораштыруларда катнашучыларның 91 проценты илнең фәнни-технологик үсешенә ярдәм күрсәтүне мөһим дип саный. 10 русияленең 9ы, эшчеләр хокукларын яклауга дәүләт җаваплы булырга һәм хезмәткә түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан да ким булмаска тиеш, дигән фикерне әйткән.
89 процент гражданнар тарихи дөреслекне яклауны Конституциягә кертү яклы. 86 процент санлы һәм шәхси мәгълүматны яклауны кирәк дип саный. 85 проценты хайваннарны-җәнлекләрне яклау яклы. Ун русияленең сигезе чиновникларның байлыкларын чит илдә яклавына каршы. Никах институтын ир белән хатын-кыз арасындагы берлек буларак ныгытуны 80 процент ватандашыбыз хуплый.
Тавышларның яртысыннан азрагын (47 процент) Федерация Советының һәм Дәүләт думасының вәкаләтләрен киңәйтү кебек төзәтмәләр алган.
Чыганак: informpskov.ru
Фото: newsbash.ru
Читайте нас: