Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 март 2020, 16:00

Башкортстанда — 63 кеше

Русиядә исә бу сан 438гә җиткән.

24 мартның сәгать 13.00гә булган рәсми мәгълүматларга ярашлы, Башкортстанда коронавирус 63 кешедә шикләнелә (шул исәптә 6 бала да бар).
Алар барысы да стационарда. Төбәктә 1357 инфекцион профильдәге койка (615 койка — 2 инфекцион дәваханәдә һәм 742 койка — республиканың шәһәр һәм район үзәк дәваханәләрендә) исәпләнелә. Уфаның тагы 5 хастаханәсендә 733 койка-урыннар булдырылган.
Шулай ук бүген коронавирус белән авыручы 3 кеше ачыкланды. Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә язуынча, Covid19 вирусы йоктыручыларның икесе Франциядән кайткан, берсе эше буена Мәскәүгә еш барып йөргән.
“Бүгенге көндә кешеләрдән алынган 284 материал тикшерелгән. Яңа инфекциягә шикләнелгән кешеләрдән анализлар ике тапкыр алына”, — ди БР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең баш табибы Анна Козак.
Русиядә (шулай ук 23 март мәгълүматларына ярашлы) коронавирус йоктыруның яңа 71 очрагы теркәлгән. Авыручыларның гомум саны 438гә җиткән, дип хәбәр итә РФ Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин.
Читайте нас: