Башкортстанның балалар бакчалары ирекле йөрү режимына күчә. Бу хакта коронавирус буенча брифингта республиканың мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, бу авыруның таралуына бәйле санитар һәм эпидемиягә каршы чараларның көчәюенә бәйле.
"Бүген барлык муниципалитетларга да ата-аналарың мөмкинчелеге булган очракта, барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларның ирекле йөрүе турында мәгълүмат юлладык. Ата-аналар балалар бакчасы мөдиренә аларны тукланудан азат итү турында хәбәр итәргә тиеш", - диде Мәгариф министрлыгы вәкиле.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2020 елның 24 мартына, республика стационарларына коронавируска шикләнеп, 63 кеше урнаштырылган, шуларның алтысы-балалар. Өч кешедә «яңа коронавирус йогышы» диагнозы расланган.