Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2020, 03:32

Уфада 211 кеше изоляция режимын бозган. Алар белән полиция кызыксына

Безнең халыкның гамьсезлегенә исең китәр.

22 март мәгълүматларына ярашлы, Уфада шулкадәр кеше үзаллы изоляция режимын бозган. Бу хакта БРның Сәламәтлек саклау министрлыгы көн саен үткәрә торган брифингта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Юрий Мельников хәбәр итте.
Уфада өйләрендә үзаллы изоляциядә яшәүче гражданнарның хәлләрен белеп йөрүче эш төркемнәре булдырылды. Андый төркемнәр төбәкнең һәр районында бар. Төркем составында — социаль хезмәткәр һәм көч структураларыннан 1 кеше. Төркемнәр 551 уфалыны йөреп чыккан. Аларның нибары 193е (!) генә төркем килгәндә өйләрендә булган. Әйткәндәй,— белгечләр килүенә өйдә булып, әмма моңа кадәр режимны бозучы 16 кеше ачыкланган, алар фатирларыннан чыгып йөргән.
211 кеше бөтенләй өйдә булмаган, 126сы күрсәтелгән адрес буенча яшәмиләр. Режимны бозучылар хакындагы мәгълүматны төбәктәге Роспотребнадзор ведомствосына һәм БР буенча Эчке эшләр министрлыгына җиткерәчәкләр, ди Ю.Мельников.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русиянең баш санитар табибы карарына ярашлы, чит илләрдән кайтучылар барысы да 14 көн үзаллы изоляциядә яшәргә тиеш. Коронавирус буенча изоляция режимын бозган өчен Русиядә 1 елга кадәр иректән мәхрүм ителү каралган, әгәр режимны бозу кеше үлеменә китерсә, бу срок 5 елга кадәр үсәргә мөмкин.
Республикада әле бер кешедә дә коронавирус йоктыру очрагы теркәлмәгән. Республика стационарларында коронавируска шикләнелеп 54 кеше госпитализациядә ята. Аларның 4се — балалар.
Читайте нас: