Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2020, 19:20

Радий Хәбиров: Зинһар, карантинга китегез. Барыгыз да

Республикада 15-17 мең кешенең коронавирус йөртүе ихтимал.

Бүген хөкүмәттә үткән киңәшмәдә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров үзләрен үзләре изоляцияләү режимын бозучыларга җәза биреләчәк дип кисәтте.
Ул барлык шәһәр һәм район хакимиятләренә соңгы ике атна эчендә чит илләрдән кайткан Башкортстан кешеләрен тикшерергә кушты.
Роспотребнадзор карарына ярашлы, Русиягә чит илләрдән кайтучылар 14 көн карантинда булырга тиеш. Бу инфекция таралу ихтималын булдырмау өчен эшләнә. Соңгы мәгъүматлар буенча, республикада 15 меңнән 17 меңгә кадәр кешенең коронавирус йөртүе ихтимал. Алар – 1 марттан соң Башкортстанга кайтучылар.
Хөкүмәт вице-премьеры Ленара Иванова әйтүенчә, үткән ялларда Уфада эшче төркем ике көндә 585 адрес буенча йөргән. Тикшерү барышында үзләрен үзләре изоляцияләүчеләрнең 37 проценты гына өйләрендә булып чыккан. 4 проценты режимны бозулары хакында әйткән, ә 33,5 процент кеше өйдә булмаган. Болар инде – үзләрен үзләре изоляцияләү режимын бозучылар, дигән сүз.
“Барысына да азык-төлек, дару алып килергә, “больничный” ачуда ярдәм тәкъдим ителде. Барысы да ярдәмнән баш тартты. Ассызыклыйм: үзеңне үзең изоляцияләү режимын бозмаганда гына больничный түләнәчәк”, – диде гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры.
“Тәртип бозучыларның барысы буенча да протоколларны бүген үк көтәм, – диде Радий Хәбиров. – Явыз нияттә, бар халык алдында кагыйдәләрне үтәмәячәкбез дип лаф оручы кешеләргә җәза бирәчәкбез. Барысы да үтиячәк. Чит илдә булучылар – Башкортстанның 4 миллион кешесе өчен төп хәвеф чыганагы. Моны аңламаучылар белән каты эшләргә кирәк. Әгәр чирләгән кешенең карантинда булмау факты ачыкланса, бу инде – җинаять җәзасы”.
Ә режимга җаваплы караучыларга рәхмәтлемен, дип белдерде Радий Хәбиров.
Соңыннан ул үзенең социаль челтәрдәге битләрендә болай дип язды: “Чит илләрдән кайтучыларның барысына да мөрәҗәгать итәм. Зинһар, карантинга китегез. Барыгыз да. Италия, Испания яки Франциядә булучылар гына түгел. Русиядән читтә булучылар барысы да өйгә кайтканнан соң ике атналык карантинга китәргә тиеш. Бу минем теләк түгел. Бу – Русиянең баш санитар табибы боерыгында билгеләнгән таләп”.
Читайте нас: