Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2020, 13:40

Радий Хәбиров район башлыкларын ашыгыч рәвештә отпускларыннан чакыртып алды

“Гадәттән тыш хәл алдында торабыз. Ни өчен башлыклар урыннарында түгел?” – диде төбәк җитәкчесе гаҗәпләнеп.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә, бүгенгедәй гаять киеренке шартларда да республика икътисадын саклап калырга кирәк, дип белдерде.
Беренче вице-премьер Андрей Назаровка ул 26 мартка кадәр предприятиеләр һәм инфраструктурага ярдәм итү буенча документлар әзерләргә кушты. Ә муниципалитет башлыкларына, Радий Хәбиров әйтүенчә, инвесторлар белән эшләргә кирәк.
Әмма ул, отпускка киткән район һәм шәһәр җитәкчеләре исемлеген күргәч шаккаттым, дип белдерде. “Без гадәттән тыш хәл алдында торабыз. Ни өчен башлыклар урыннарында түгел? – диде Радий Фәрит улы республика Башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга мөрәҗәгать итеп. – Архангель районы – отпуск ялында. Иртәгә эш урынында утырсын. Авыргазы, Балтач, Бәләбәй һәм башкалар... Угаров – карантинда. Барысы да аңлатма язсыннар һәм иртәнге сәгать 8дән эшләүләре турында миңа доклад бирергә”. Шундый кисәтү ясады Радий Хәбиров район һәм шәһәр башлыкларына.
Читайте нас: