Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2020, 16:44

Франция галимнәре коронавируска каршы дару уйлап чыгарган, ди

SARS-CoV-2 коронавирусына каршы уйлап тапкан дарулар уңышлы клиник тикшеренүләр үткән.

Бүгенге көндә бу вируска каршы кулланыла торган махсус дарулар юк, диләр.
Дөньядагы берничә дистә лабораториядә башка чир өчен тәгаенләнгән даруларның бу вируска каршы нинди нәтиҗә бирүен тикшерәләр.

Тикшеренүләрдә 36 кеше катнашкан. Аларның арасында коронавируслылары да, расланмаганнары да булган. 14 кеше 10 көн дәвамында көненә өч тапкыр 200 миллиграмм гидроксихлорин сульфаты эчкән. Алтысы гидроксихлориннан тыш беренче ике көндә көненә бер тапкыр 500әр миллиграмм, аннан дүрт көн 250 миллиграмм азитромицин эчкәннәр. Аларның алтысы да гидроксихлорин белән азитромицинны бергә әйбәт кичергәннәр. Көн саен аларга ЭКГ ясап йөрәкләрен тикшереп торганнар. Биш көннән инде аларның коронавируска анализлары тискәре булган, алар биш көндә тулысынча дәваланган.

Чыганак: ria.ru

Фото: blognews.am

Читайте нас: