Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 март 2020, 18:19

Аэропорт — коронавирус йоктыруда иң хәвефле урыннарның берсе

2019 елда баш калкыткан коронавирус дөнья афәтенә әйләнеп бара шикелле...

“Уфа” аэропортында коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар күрелә.
Сменаны башлар алдыннан барлык хезмәткәрләрнең дә тән температурасын үлчиләр, кирәк икән — аларны медсанчастька озаталар.

Терминаллар биналарында һәм аэропортның башка объектларында дымлы җыештырулар ешрак оештырылган.
Шулай ук аэропортта кварцлы ябык һава рециркуляторлары куллана башлаганнар, аларны кешеләр янында кулланырга да рөхсәт ителә.

“Барлык хезмәткәрләр дә маскалар, перчаткалар белән тәэмин ителгән. Аэропорт бинасында бөтен урыннарда куллар өчен дозаторлар урнаштырылган. Самолетлар һәм автомобильләр салоннарын эшкәртү көчлерәк концентрацияле чаралар ярдәмендә башкарыла”, — ди “Уфа” аэропортының сәламәтлек пункты мөдире Юрий Тимофеев.

Әгәр пациент коронавирус билгеләре белән сәламәтлек пунктына мөрәҗәгать итә икән, шулай ук аның коронавирус таралган илләргә баруы ачыкланса, аны кичекмәстән 4 санлы инфекцион клиник дәваханәсенә озатачаклар. Территория эшкәртүне исә республиканың Дезинфекция үзәге үз өстенә алачак.
Читайте нас: