Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 март 2020, 22:40

Русия төбәкләрендә йогышлы авыруларны дәвалау өчен бокслар төзеләчәк

Хөкүмәт төбәкләрдә коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен, өстәмә йогышлы чирләрне дәвалау корпуслары төзү турында карар кабул итте, дип хәбәр итте вице-премьер Марат Хөснуллин.

Хөкүмәт төбәкләрдә коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен, өстәмә йогышлы чирләрне дәвалау корпуслары төзү турында карар кабул итте, дип хәбәр итте вице-премьер Марат Хөснуллин.
"Вакыйгаларның теләсә нинди үсешенә әзер булу өчен, кайбер төбәкләрдә өстәмә йогышлы бокслар төзи башлау турында карар кабул ителде. Безнең кытай төзүчеләре белән яхшы элемтәләр бар. Без кытайлылар тәҗрибәсен игътибар белән тикшердек. Алар ничек төзегәннәрен өйрәндек һәм без мондый мәсьәләләрне хәл итәргә әзер. Безнең төрле төзелеш формалары өчен өч вариантыбыз бар, документация әзерләнде һәм расланды», - дип хәбәр итте вице-премьер Марат Хөснуллин.
Читайте нас: