Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2020, 12:05

Уфада «Башавтотранс» автобусларын дезинфекцияли башладылар

Уфада коронавирус таралуга юл куймас өчен «Башавтотранс» автобусларын көнгә ике тапкыр дезинфекцияли башладылар.

Уфада коронавирус таралуга юл куймас өчен «Башавтотранс» автобусларын көнгә ике тапкыр дезинфекцияли башладылар.
Автобус салоннарын эшкәртү кич гаражга кайткач, 22 сәгатьтән төнге 1гә кадәр һәм төшке аш вакыты интервалында башкарыла. Көн саен 238 автобус дезинфекцияләнә. Салоннарны эшкәртү өчен хлорлы су һәм «Этоксамин» дезинфекция чарасы кулланыла. Бер автобус салонына, кеше өчен зыяны булмаган 5 литрдан 10 литрга кадәр дезинфекцияләүче сыекча тотыныла. 17 марттан Уфада трамвайлар һәм троллейбусларны дезинфекцияли башлаганнар иде инде. Башкаланың җәмәгать транспорты тукталышларында да санитар эшкәртү башланды.
Исегезгә төшерәбез, 18 марттан Башкортстанда, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен, республикада югары әзерлек режимы кертелде.
Читайте нас: