Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2020, 11:40

«Уфа» аэропортының халыкара терминалы ябыла

Шимбә көнне, 21 мартта, «Уфа» аэропортының халыкара терминалы чит илдән килгән самолетларны гына кабул итәчәк, үзебездән самолетлар очмаячак.

Тышкы икътисади элемтәләр буенча республика комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Маргарита Болычева сүзләренә караганда, терминалның ябылуы коронавирус белән бәйле. Чикләүләр аркасында терминал чит илләрдән кайткан Башкортстан кешеләре белән самолетларны гына кабул итәчәк.
«Без шундый дүрт рейсны кабул иттек, алар барысы да Һиндстаннан. 22 мартта Һиндстан өстендә һава киңлеген ябу планлаштырыла. Шуңа күрә безнең ватандашларга ашыгырга һәм билетларын алмаштырып туган илгә кайтырга кирәк",- дип аңлатты брифингта катнашучы Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.
Белгечләр туристларга Русия илчелекләре белән элемтәгә керергә һәм кайнар линиянең түбәндәге телефон номерлары буенча шалтыратырга киңәш итә: 8 (495) 587 88 60, 8 (499) 678 12 03.
Исегезгә төшерәбез, чит илләрдән кайткан барлык русиялеләргә участок табибына хәбәр итәргә һәм 14 көнгә үз-үзеңне изоляцияләргә кирәк.
Читайте нас: