Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2020, 16:20

Коронавирусны ачыклаган табибларга 50 мең сум акча түләячәкләр

Табиблар - 50 мең сум, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм регистратура хезмәткәрләре - 30 мең сум күләмендә өстәмә акча алачаклар.

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев коронавирус белән бәйле рәвештә, медицина хезмәткәрләренә, аерым хезмәт шартлары һәм өстәмә хезмәт өчен түләүләр күләме билгеләнә торган карарга кул куйган.
Документтан күренгәнчә, түләүләр коронавирус инфекциясе булган пациентларга, вирус белән зарарлану куркынычы янаган кешеләргә, шул исәптән, Шереметьево аэропортына командировкаланып, медицина ярдәме күрсәткән хезмәткәрләргә каралган.
Табиблар - 50 мең сум, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм регистраторлар - 30 мең сум, кече медицина персоналы- 10 мең сум күләмендә өстәмә акча алачак. Документта хезмәт хакына түләү, 2020 елның 14 февраленнән башлап, эш сәгатьләренең айлык нормасы исәбеннән, фактта эшләнгән вакыт өчен, хезмәт хакына өстәп түләнәнәчәк, -дип язылган карарда.
Читайте нас: