Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2020, 14:45

Киберспорт буенча ярышлар оештырылырга мөмкин

Башкортстанда карантин вакытында киберспорт буенча ярышлар оештырырга тәкъдим итәләр.

Башкортстанда карантин вакытында киберспорт буенча ярышлар оештырырга тәкъдим итәләр. Инициатива республикада коронавирус таралуны кисәту чаралары буенча селектор киңәшмәсе барышында «Бердәм Русия» нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров тарафыннан әйтелде.
“Безнең үз эш фронты булачак, ул башка профильле ведомстволарның эшчәнлеген кабатламаячак. Карантин вакытында халыкның ялын ни белән тәэмин итү турында уйлыйбыз. Атна саен без актуаль мәгълүмат буенча онлайн-лекторий үткәрәбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Әхмәдинуров.
Коронавируска каршы көрәш буенча партия штабын булдырырга кирәк, дигән тәкъдим дә ясалды. Аны республика Дәүләт Җыелышы депутаты Римма Утяшева җитәкләячәк.
Партиянең төбәкара координация советы җитәкчесе урынбасары Игорь Сухарев халыкны сәяхәтләрдән тыелырга чакырды, алдан сатып алынган билетларны һәм юлламаларны кире кайтарырга мөмкин, дип өстәде.
Партиянең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Эльвира Аиткулова сүзләренә караганда, Башкортстан халкы өчен республика шифаханәләре ачылган.
52 Уфа поликлиникасының баш табибы Рөстәм Игбаев, коронавирус йогышы очраклары теркәлгән илләрдән килгән пациентлар, кайнар линия +7-347-28-65-827 һәм +7-347-27-99-120 телефоннары аша мөрәҗәгать итә алалар. Алар кайтканнан соң 14 көн эчендә үз-үзләрен изоляцияләргә тиеш. Поликлиникага мөрәҗәгать итмичә, алар хастаханәләргә рәсмиләштереләчәк. Поликлиника хезмәткәрләре диагнозны раслау өчен, анализларны өйгә килеп алачаклар.
Киңәшмәгә республиканың 20 шәһәреннән «Бердәм Русия» нең җирле бүлекләре кушылды. Стәрлетамакта һәм Сибайда кайнар линияләр булдырганнар.
Нефтекама шәһәре социаль челтәрләрендә, шәһәрдә беренче авырган кеше турында мәгълүмат барлыкка килгән . Шәһәр хастаханәсе баш табибы Таһир Гыйззәтуллин фейкны вакытында кире какты.
"Халыкны күбрәк дөньякүләм яңалыклар түгел, ә үзебезнең хәлләр кызыксындыра. Урыннарда партиячеләр социаль челтәрләрдә «йөрүче» спамга вакытында җавап бирергә һәм дөрес мәгълүматны таратырга тиеш", - дип ассызыклады Эльвира Аиткулова.
Читайте нас: