Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2020, 12:45

Башкортстанда 25 градуска кадәр салкын булуы көтелә

Башкортстанда ял көннәрендә сизелерлек салкынаю көтелә.

Арктик һава массасы белән салкын көннәр килә, дип хәбәр итәләр Башгидромет белгечләре. Һава температурасы төнлә 0,-5, -10, аязган вакытта -15 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -3 һәм +2 градус булачак. Киләсе атна башында һава температурасының түбәнәюе дәвам итәчәк. Төнлә -10,-15, аязган вакытта -20,-25 градуска кадәр салкынайту көтелә. Көндезге сәгатьләрдә -4, +1, урыны белән -9 градуска кадәр. Мондый температура фоны нормадан 1-2 градуска түбәнрәк, диләр синоптиклар.
Төнлә һәм иртән юлларда һәм тротуарларда бозлавык булачак.
Читайте нас: