Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2020, 18:40

Башкортстанда 15 мең кеше коронавирус инфекциясен йөртергә мөмкин

Башкортстанда чит илдән кайткан 15 меңгә якын кеше үз-үзен изоляцияләргә тиеш. Бу хакта Республика Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус буенча штабның чираттагы утырышында белдерде.

Башкортстанда чит илдән кайткан 15 меңгә якын кеше үз-үзен изоляцияләргә тиеш. Бу хакта Республика Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус буенча штабның чираттагы утырышында белдерде.
Бу кешеләр күптән түгел генә инфекция таралган чит илләрдән кайтканнар. Бүгенге көннән, чит илләрдән кайткан һәрбер кешенең яшәгән урынын йөреп чыгулар башлана.
“Эпидемиологлар анализы күрсәткәнчә, чит илдә алар инфекция йоктырган булырга мөмкин. Безреспублика халкын, ике атна элек коронавирус таралган илләрдән кайтучылардан аерырга тиешбез. Бездә андый 15 меңгә якын кеше яши, аларның тулы исемлеге бар”, - диде регион җитәкчесе.
Соңгы вакытта чит илләрдән кайткан кешеләрне республика халкын хәвеф астына куймауларын үтенәләр. Русия Баш санитар табибының үз-үзеңне изоляцияләү турындагы боерыгын үтәп, ике атнага өйдә калуны сорыйлар. “Федераль хакимият билгеләгән ике атналык карантин мәҗбүри үтәлергә тиеш һәм бернинди мөһим эшләр белән дә акланып булмаячак. Карантин-ниндидер каприз түгел. Бу закон таләбе. Хокук бозу өчен җинаять җаваплылыгына кадәр җәза билгеләнгән. Карантинга киткәндә, эшкә яраксызлык медицина иминияте кәгазе бирелә. Эш урынында бернинди аңлашылмаучанлык тумаячак. Эш бирүчеләрнең карантинны өзәргә яки гамәлдән чыгарырга хокукы юк, моңа шулай ук җинаять җәзасы бирелә. Сез үзегезне яхшы хис иткән хәлдә дә вирус йөртүче булырга мөмкинсез. Шуңа күрә, карантинда 14 көн үткәрергә кирәк. Күршеләрегезгә хөрмәт күрсәтегез, аларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янамагыз. Кызганычка каршы, бездә вирусның сакчыллык дәрәҗәсе, әлеге вакытта тиешле дәрәҗәдә югары түгеллеген аңлап әйтәм. Бүгенге көннән чит илләрдән кайткан барлык кешеләрне йөреп чыгачакбыз”, -диде Радий Фәрит улы.
Коронавирус белән бәйле сораулар туганда 8 (347) 279-91-20 (тәүлек буе күп каналлы) телефон буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: