Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 март 2020, 23:51

Бүгенге мәгълүматлар: 58 кешедә коронавируска шик бар

Төбәктә барлыгы 1 748 кеше тикшерелгән.

58 пациент, шул исәптә 6 бала, бүген республиканың стационарларында күзәтү астында ята.

Аларның барысыннан да яңа коронавирус инфекциясенә анализ алганнар. Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының көн саен үтә торган брифингында Максим Забелин хәбәр итте.

“Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең баш табибы Анна Казак сүзләре буенча, бүгенге көндә төбәктә барлыгы 1 748 кеше тикшерелгән. Аларның барысынннан да COVID-2019 вирусына алынган анализлар кире нәтиҗә күрсәткән.
Русия буенча алганда 306 кешедә коронавирус инфекциясе расланган. Бу мәкерле чирне йоктыру очраклары илнең 18 төбәгендә ачыкланган. Соңгы тәүлектә 53 (!) кешедә коронавирус йоктыру очраклары теркәлгән. 16 кеше терелгән, дип хәбәр итә БР буенча баш санитар табибының урынбасары Галина Пермина.
Читайте нас: